Мөслим районы
Вәрәшбаш мәктәбе укытучысы
Сәхбетдинова Гөлсинә Зәкәрия кызы
5 нче сыйныф. Әдәбият дәресе.
Тема. Һади Такташның балачагы. “Мокамай” шигыре.
Максат. 1. “Мокамай” шигырендә лирик геройның хисләрен табарга өйрәнү;
2. Һ.Такташның балачагы буенча белемнәрне ныгыту; аудитория алдында чыгыш ясау, әсәргә анализ бирү күнекмәләренә өйрәтү;
3. Һ. Такташның шәхесенә һәм иҗатына мәхәббәт, дустыңа тугрылыклы булу хисе тәрбияләү, китап укуга кызыксыну уяту.
Тип. Әсәргә анализ ясау, белем - күнекмәләрне ныгыту.
Дәреснең форм
Метод, алымнар. Эвристик әңгәмә, әсәргә анализ ясау, сәнгатьле сөйләм өстендә эш, лекторлар, артистлар чыгышы, портрет белән эшләү алымы, сүзлек өстендә эш.
Җиһазлау. Компьютер, проектор, экран; “ Такташ” альбомы, Р.Батулла,
Р. Корбан, Казан, 2001 ; “Һади Такташның тормыш һәм иҗат хроникасы”, Ә.Мәүлиханов, А.Такташ, Казан, 1960; шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә; әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр; магнитофон, Такташ иҗаты буенча аудиокассета; әдәбият теориясенә караган плакатлар. “ Яшь тәнкыйтьче” эмблемалары.
Дәреснең план - конспекты
I. Уңай психологик халәт урнаштыру. Дежур укучы чыгышы:
“Авызлары, борыннары җимерелгән сүзләрне яклап”
Кабыргасыз, йомшак урыс теле,
Ничек борсаң, шулай борыла,
( Башка чарасы юк)
Безнең агай - эне
Эләккән һәр урыс сүзенең
Кабыргасын тотып сындыра!
Сүз юк –
Урыс телен белү кирәк нәрсә,
Ләкин
Кирәклеген аның бутыйлар,
Татарларга татар була торып,
Урысчалап доклад укыйлар. (...)
Урыс теле инде урыс белән
Сөйләшергә, әйтик яраса,
Татар теле ул бит татар белән
Аңлашырга ярый лабаса.
Укытучы. Рәхмәт. Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле кунаклар. Әдәбият дәресен гадәттәгечә дежур укучының шигырь сөйләве белән башлап җибәрдек.
Дежур укучының чыгышы сезгә ошадымы? Бәя бирегез әле. ( 1 укучының бәяләмәсе тыңлана).
Дежур укучының соравы. 1.Бу шигырьне кем язган? Кайчан сүзләрнең авызлары, борыннары җимерелә?
2. Шигырьдә автор нинди фикер әйтергә тели? (Укучыларның җавабы тыңлана).
Укытучы. Укучылар, хәзер музыка тыңлап алабыз. Дәрескә шат күңел белән кереп китү өчен, үзебезгә рәхәтлек бирә торган мизгелләрне күз алдына китерик. Күзләрне йомдык. Сезнең өегездә песи малайлары, песи кызлары бармы? Әйдәгез, алар белән бергә уйнаган вакытларыгызны күз алдына китерегез әле.
Күзләрне ачтык. (Проектор экранында песи балалары күрсәтелә).
Менә сез уйлаган песи балалары безнең янга кунакка килеп тә җиттеләр. Алар берсеннән- берсе матур, берсеннән- берсе сөйкемлеләр. Шуларны тасвирлап бирегез әле. (Укучыларның тасвирланмалары тыңлана).
II. Уку мәсьәләсен кую.
Укучы такта алдында шигырь сөйли.
“Песи малае янында”
Бишбалтага чыккан юл читендә
Шундый нәни, шундый мөлаем
Песи малае утыра бүрәнәдә,
Адаштырган кемдер, мөгаен.
Бусы ярый
Ни дисәң дә инде,
Үзенә күрә бу да вакыйга!
Көлемсерәп шунда туктый Такташ
Һәм сүз куша песи – сабыйга.
-Елама юкка,
-Дөнья матур нәрсә,
Әйдә, миндә кунак булырсың,
Дуслыгымны аңлап, алдашмасаң,
Урлашмасаң, миндә торырсың.
Укытучы. Рәхмәт. Бик матур укыдың. Хәзер сорауларга җавап бирәбез.
- Шигырьдә нинди шагыйрь телгә алына? ( Һади Такташ)
- Шигырь юллары аша без Һ.Такташның нинди сыйфатларын күрәбез? (Мәрхәмәтле, шәфкатьле. Хәтта юл чатындагы иясез песиләрне дә ул кызганган, өенә алып кайткан.)
- Укучылар, бу шигырьнең авторын сез беләсез. Ул Һ.Такташның дусты, без өйрәнгән “Үткәнгә хатлар бармыйлар” авторы.... (Хәсән Туфан)
- Димәк, бүген без кайсы шагыйрь турында сөйләшәчәкбез?
- Әйе, татар халкының сөекле улы, талантлы шагыйре Һ.Такташның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнәбез. ( Проектор экранында шагыйрьнең басып һәм утырып төшкән рәсемнәре пәйда була). Һ. Такташның холкына хас булган кайбер сыйфатларны ачтык, хәзер аның тышкы кыяфәтен тасвирлыйк әле.
( Сары чәчле, зәңгәр күзле, мәһабәт гәүдәле, бик күркәм кыяфәтле кеше...)
Укытучы. ( Риза Ишморатның Такташ турында сүзләре проектор аша экранда күрсәтелә). “Такташ... Һади ... Зәңгәр күзле Сыркыды егете. Юк, гади егет кенә түгел Такташ. Ул бөтен бер дөнья – шигърият дөньясы. Халкыбыз күңеленә бөек Тукай кебек үк тирән мәгънәле, йөрәкләрне тетрәтерлек тә, сихри бер ләззәт белән шатландырырырлык та әсәрләр иҗат итүче, аның таләпчән зәвыгына лаеклы җавап бирә алырлык бөек шагыйрь – халык шагыйре”.
( Дәфтәрләргә число һәм теманы язу.)
Укытучы. Бүген без “Яшь тәнкыйтьчеләр” клубына җыелдык. Һәрберебездә -“Яшь тәнкыйтьче” эмблемасы. Бүген без түбәндәге программа нигезендә эшләячәкбез. ( Тактага плакат эленә).
1. Һ.Такташның балачагы. (Лекторлар чыгышы).
- Шагыйрьнең балачагы нинди булган? Сезнең балачакка охшаганмы? Шушы сорауларга җавап эзлибез.
2. Балалар өчен язган әсәрләре. ( Артистлар чыгышы)
3. “Мокамай” шигыренә анализ.
Һәрберегез үзегезнең тәнкыйтьче исеменә лаек булуыгызны дәлилләргә тиеш. Һәрберегезнең алдында – үзегезне бәяләү карточкалары. Һәр эшегезне бәяләп, билге куеп барыгыз. Барыгызга да уңышлар телим.
III. Уку мәсьәләсен чишү.
Укытучы. Хәзер сүзне яшь лекторларга бирәбез.
Беренче укучы. 1901 нче елның 1 нче январе. Бу саннарга игътибар итик әле. 1901нче ел- ничәнче гасыр ул? ( XX гасыр башы). XX гасырның беренче елы, январь - беренче ае, аның беренче көне. Менә шундый серле көнне Мордва республикасы Тарбеево районы Сыркыды авылында урта тормышлы крестьян гаиләсендә бер ир бала дөньяга килә. Баланың атасы Хәйрулла исемле, ә анасы Шәмсениса исемле була. (Экранга әти-әнисенең рәсемнәре чыга). Дини гореф – гадәт буенча, мулла чакыртып балага”Мөхәммәтҗан” дип исем кушалар. Ләкин Шәмсениса апага бу исем ошамый. Гадәттә мишәрләр “Мөхәммәтҗан” дигән исемне” Мокамай” дип бозып әйтәләр. Бәлки шул сәбәпледер, Шәмсениса апа, ире белән сөйләшеп, баланың исемен “Мөхәммәтһади” дип алмаштыра. (Укучылар дәфтәргә шагыйрьнең туган елын, туган җирен һәм әти-әнисенең исемнәрен язалар).
Икенче укучы. Кечкенә Һади, әнкәсенең җырларын, матур әкиятләрен тыңлап, сизгер күңелле бала булып үсә. Шәмсениса апа бер истәлегендә булай дип яза. “Һади 9 айда тәпи йөрде, ике – ике яшь ярымнарда чиста итеп сөйли белә башлады. Бала вакытында яраткан эшләреннән берсе – каз бәбкәләрен карау иде. Аларны сакларга йөри, ашатырга ярата иде”.
- Сез үзегезнең ничә айда тәпи йөргәнегезне беләсезме?
Өченче укучы. Шәмсениса апа Һадиның балачаклары, шаянлыклары турында сөйләргә яраткан. Менә Һадинең 5-6 яшьлек чагы. Башка малайлар белән бергә Хәсәннәр бакчасына кереп, кыярларын тунап чыкканнар. Зуррак балалар йөгереп качканнар, ә Һадины Хәсән абый эләктереп алган.Бер кулы белән колагынан тотып, икенчесе белән балага суккалый, кычкырып тирги икән. Тавышны ишетеп, Шәмсениса апа урамга йөгереп чыга: “Хәсән абзый, ни өчен кыйныйсың?” – ди. “Әнә үзе әйтсен, ” – дип, Хәсән абзый китеп бара. “Улым, ник еламыйсың, ичмасам, еласаң кыйнаудан туктар иде, “- ди әнисе. “Еласам, малайлар ишетерләр дә аннары мине беркайчан да разбуйникка алмаслар,” – дип җавап бирә Һади. Әнисе ”разбуйникның” корсагына кысып тоткан күлмәк итәген ачып карый. “И балам, бу нәни генә кыярларны ничек җәлләми өздең соң, борыннарыннан чәчәкләре дә төшмәгән бит әле!”-ди. Шул чагында Һади, малайлар ишетү ихтималын да онытып, кычкырып елап җибәрә. ”Хәзер нәрсәгә елыйсың инде?” – дип сорый әнисе. “Бик нәниләр бит әле –е – е, хәзер үсәлмиләр бит инде,”- дип такмаклый Һади.
- Кеше бакчасына керергә ярыймы?
Дүртенче укучы. Мин дә сезгә әнисенең истәлеген сөйлим. Шулай бервакытны Шәмсениса апа Һадины арыш көлтәсе өешергә алып бара. Көн бик әссе. Эш тә җиңел түгел. Менә чүмәлә өстенә менеп баскан Һади:” Әни, безнең өй турысында төтен күренә, пожар түгел микән?” – ди. Әнисе хәйләне сизә. Ләкин: “Улым, бар өйгә кайт, пожар булса килеп әйтерсең, булмаса, килеп тормассың”, - ди. Һади , чүмәләдән төшеп, авылга таба йөгерә. Ләкин түзеп күп бара алмый, юлдан борылып, Парча елгасына су керергә чаба. ( Экранда - Парча елгасы күренеше). Әнисе улының йомгак шикелле генә гәүдәсенә кызганып карап: “Көнозын су буенда уйнап кына йөрергә иде дә бит, балам”, - дип уйлый.
- Сез су керергә яратасызмы? Йөзә беләсезме?
Укытучы. Сез кечкенә Һади турында истәлекләрне бик сәнгатьле итеп сөйләдегез. Ә Һадиның үзен, менә сезнең кебек чакта нинди булганын күрәсегез киләме? Бүген “Яшь тәнкыйтьчеләр” клубына без кечкенә Һадины да чакырдык. Әйдә, Һади, рәхим ит!
Һади чыгышы. Дыр, дыр, барабан,
Мокамай йомырка урлаган,
Әйшә тәтәй тоткан,
Каравылын кычкырткан.
Бу минем 7 яшемдә язган беренче шигырем. Минем Мөхәммәтҗан исемле бер иптәшем бар иде. Аның белән, дус кына йөргәндә, борынлашырга туры килде. Икенче көнне аның Гайшә түтәйнең тавыклар кетәклегеннән йомырка урлаганда тотылганлыгы мәгълүм булды. Мин аңардан үч алу нияте белән шушы шигыремне чыгардым. Хәзер дә әле хәтеремдә, язгы ташу вакытында ул, муеннан суга кереп, атасынын кыйнавыннан курыкканга, көн буе суда торды. Ә без, авыл малайлары, бүрәнәләр өстенә утырып, мин чыгарган шушы такмакны җырладык.
Укытучы. Рәхмәт. Укучылар “ кечкенә Һади” сезгә ошадымы? Ничек уйлыйсыз: ул чын Һадига охшаганмы? ( Укучыларның фикерләре тыңлана). Хәзер үзегезнең чыгышны, сорауларга җавап бирүегезне бәяләгез.
Әниләр менә шулай балаларының һәр адымына, һәр эшенә игътибарлы булалар. Сезнең әниләрегез дә кечкенә чагыгыз турында истәлекләр сөйлиләрдер. Алдагы бәйләнешле сөйләм үстерү дәресен “ Минем кечкенә чагым” дип атарбыз әле. Әниләрегездән истәлекләр сөйләтә торыгыз.
Һади Такташ әнисен бик хөрмәт иткән. “Минем шагыйрь булып китүемә әниемнең тәэсире зур,” – дип яза Такташ бер истәлегендә. Алар хатларны да бер-берсенә шигырь белән язганнар. Әнисе Шәмсениса апа гади вакыйгаларны да күңелгә үтемле итеп сөйләүче, җыр, бәетләр чыгаручы сүз остасы кеше булган.
Һади укырга да бик сәләтле бала була. Башта әнисе укыта, мәктәп яшенә җиткәч, мәдрәсәгә бирәләр. Үзенең тырышлыгы, зирәклеге белән бик тиз таныла. Алдынгы укучыларның берсе була.
Беренче проблема буенча нәтиҗә ясыйбыз: Такташның балачагы ничек үткән, сезнең балачакка охшаганмы?
Укытучы. Такташевлар гаиләсе бик ишле булган, 9 баланың алтысы исән- имин үскән. Һади гаиләдә өченче бала була. Минем дә сезне аның балачагы турындагы бер истәлек белән таныштырасы килә. Минем кулдагы әйбергә игътибар итегез әле, аның турыда нәрсә әйтә аласыз?. (Чулпы күрсәтелә. Укучыларның җаваплары тыңлана, проектордан чулпы рәсеме күрсәтелә).
Укытучы.Чулпыны, көндәлек бизәнү әйбере буларак, төрле яшьтәге хатын-кызлар йөрткән. Кызлар өчен кечкенә итеп ясалган, җиткән кызлар берничә тәнкәле һәм асылма бизәклене йөрткәннәр. Берьюлы ике толымга үрелә торган көянтәле чулпы да була. Чулпы толымга чәчүргечләр ярдәмендә тоташтырыла һәм атлаган саен үзенә хас көй белән чыңлап тора. Минем сезне чулпыга бәйле бер истәлек белән таныштырасым килә.
Һади Такташның сеңлесе Хәнифә апа үзенең бер истәлегендә болай дип язган:
“ Китап сатып алыр өчен, әни Һади абыйга үзенең чәченә үреп йөри торган тәңкәләрен берәм-берәм бирә торган иде”. Шушы истәлекне укыгач, безнең яраткан шагыйребез, Халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты ( рәсеме проекторда күрсәтелә, укучылар язучының исем – фамилиясен атыйлар) Шәүкәт Галиев “ Чулпы чыңы” дигән шигырь язган. (Укытучы яттан шигырьдән өзек укый). Чылтыр-чылтыр чулпы чыңлавы...
Елтыр күзле малай бишектә.
Биләүләрдә яткан чактан ук
Шушы җырны Һади ишеткән.
Сөйләшәләр нидер тәңкәләр,
Серләшәләр нидер тәңкәләр.
Тәңкәләрнең телен кем белгән,
Бала күңелен белә әнкәләр.
... Уеннарын ташлап бер көнне
Чабып керә Һади ишектән:
-Бик кызыклы китап саталар,
Алыйк әле, әнкәй, ничек тә!
Шәмсениса апа ни дисен,
Юк акчаны каян аласы?
Зәңгәр күзен төбәп, ялварып,
Өметләнеп тора аласы.
Чылтыр – чылтыр чулпы чыңлавы
Тынып кала ана кулында.
Ана кулы – калын толымда,
Толымдагы тәңкә - улында.
Ничәнче кат Һади шатлана,
Ничәнче кат Һади очына –
Ничәнче кат инде әнкәсе
Көмеш тәңкә сала учына.
Укытучы. Ничек уйлыйсыз: Һадиның әнисе дөрес эшләгәнме?
- Әниләрегезнең сезгә китап алганы бармы? “ Әнием, әтием, миңа китап алыгыз әле”,- дип әйткәнегез бармы?
( Г. Бәширов истәлеге сөйләнә, газета – журналлар турында әңгәмә үткәрелә).
Укытучы. Икенче проблеманы ачуга күчәбез. Һ. Такташ балалар өчен нинди әсәрләр язган? Сорауга җавап бирү өчен, укучылар ясаган рәсемнәрне карыйбыз, алар нинди әсәрләрдән? ( Проектордан балалар өчен язган китаплары күрсәтелә, өстәлдәге китап күргәзмәсенә игътибар юнәлтелә).
Хәзер сүзне артистларга бирәбез. ( “Тәүфыйклы песи” шигыреннән өзек сәхнәләштерү).
- Менә тагын бер песи белән очраштык. Ул нинди әсәрдән?
- “Тәүфыйклы песи” әсәрендәге песи тәүфыйклы булганмы?
- Икенче төрле нинди сүз белән әйтеп була? (Мәкерле).
Һ. Такташның шушы шигыре буенча үзебезнең Мөслим шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (экранда рәсеме чыга, укучылар исем-фамилиясен атыйлар) Зөлфәт опера өчен либретто яза (проекторда “Мәкерле песи”нең афишасы күрсәтелә). Композитор Луиза Хәйретдинова Зөлфәт либреттосына опера яза.
- Укучылар, сезгә аңлашылмаган нинди сүзләр очрады? ( Либретто, опера).
- Аларның мәгънәсен каян табабыз? ( “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән).
Укучылар сүзлекләрне алалар, сүзлек дәфтәрендә эш башкаралар.
Укытучы. Өченче проблеманы өйрәнүгә күчәбез. Һ. Такташның “Мокамай” шигыре белән алдагы дәрестә таныштык. Әсәргә анализны нинди тәртиптә ясыйбыз? (Укучыларның җавабыннан соң, терәк плакат ачыла. 1). Өлешләргә
- Нинди өлешләргә бүлеп була? ( 1. Урман турында . 2. Мокамай турында.)
Шигырьнең беренче өлешен сүз сәнгате остасы Айрат Арслановның башкаруында тыңларбыз .(Проектор экранында Айрат Арсланов портреты күрсәтелә). Ул Татарстанның һәм Россия Федерациясенең Халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Хәзер аңа 70 яшь. ( Аудиомагнитофоннан “Мокамай” шигыренең беренче өлеше тыңлана).
- Артистның укуы сезгә ошадымы?
- Һади Такташ шигырьнең беренче өлешендә әсәрнең эчтәлеген ачу өчен нинди алымнар кулланган ? ( Кабатлау. “Бер җирдә юк”, “ шаулый” сүзләре кабатланган ).
- Кабатлауларның кайсы әһәмиятлерәк? ( Шаулый. Чөнки бу бүлектә сүз урман шаулавы турында бара).
- Лирик герой нәрсәне оныта алмый? ( Шаулауны).
- Беренче өлештә урман темасы бирелә дидек, шагырь урманның матурлыгы турында язамы? (Юк, ул урманның шаулавы турында яза. Шаулау аның хәтереннән чыкмый).
- Язучылар әсәрдә кабатлау алымын ни өчен кулланалар? (Тактага плакат әленә. Укучыларның җавабын тыңлаганнан соң ачыла. 1. Хис дәрәҗәсен арттыра.
2. Иң мөһим урынны күрсәтә.)
- Димәк, безгә беренче өлештә лирик геройның хисен табарга кирәк, ә моның өчен шаулау сүзенең мәгънәсен белергә кирәк. Ә аның өчен шигырьнең икенче өлешен өйрәнүгә күчәбез.
Укучылар шигырьне сәнгатьле итеп укыйлар.
- Бу өлештә нинди алымнар бар. ( Чагыштыру).
- Кем белән кем чагыштырыла?
- Мокамайның нинди уңай яклары бар?
- Нинди начар яклары бар?
- Автор Мокамайның уңай якларын да, кире якларын да сурәтләгән. Димәк, автор Мокамайны сурәтләгәндә нинди алымнан файдаланган? ( Каршылык алымыннан).
- Мокамайның үлеме лирик геройда нинди хис тудыра? ( Үкенеч хисе).
- Дустының хатасын ул ничек атый? (Адашу).
- Икенче өлештә чагыштыру, каршылык алымнарын таптык. Тагын бер алымны эзлибез. (Кабатлау алымы бар . “Әкияттәге ике бала кебек” – бу сүзләрне автор дүрт мәртәбә кабатлый).
- Шушы сүзләрне кат– кат кабатлап , шагыйрь нәрсә әйтергә тели? ( Дус булулары турында).
- Шушы кабатлау аша әсәрнең мөһим эчтәлеген табабыз. ( Плакат ачыла:
1). Лирик геройның дустына булган чиксез мәхәббәте ачыла. 2). Лирик геройны дусты турында начар сүз әйтүләре борчый).
- Бу өлештә тагы бер кабатлау бар. Нәрсәгә ант итә шагыйрь? Шул юлларны
табып укыйбыз.
1. Мин ант итәм һичбер вакытта да 2. Юк, Мокамай, һичбер вакытта
Сине усал итеп сөйләмәм... Сине карак итеп сөйләмәм...
-Нәтиҗә ясыйбыз: Шушы сүзләр аша автор нинди хисне күрсәтергә тели? Шаулау сүзе нинди хисне белдерә? (Борчылу хисен).
- Әсәрнең идеясен шагыйрь шигырьдә әйтә. Беренче мәртәбә дустына рәсми рәвештә исеме белән дәшә. Шул урынны табыгыз.
- Димәк, бу шигырен шагыйрь ни өчен яза? (Аның карак дигән исемен бетерү өчен).
- Дустының үлеме күпме генә авыр булмасын, шагыйрьне дусты турында начар сүз яшәве борчый. Шуңа күрә ул кат-кат кабатлый, сине карак итеп сөйләмәм, ди. Дус дустына тугрылыклы булып кала: ул балачакта Мокамайны үзеннән өстен итеп тасвирлый.
IV. Йомгаклау. Без бүген кем нәрсә хакында сөйләштек? Дәрес күңелегездә нинди хисләр уятты?
V. Бәяләү.Үзләренә куйган билгеләрдән уртача билгене әйтәләр.
VI. Өй эше. “ Мокамай” шигыреннән үзегезнең күңелегезгә якын булган өзекне ятларга.
Укытучы. Сез барыгыз да “Яшь тәнкыйтьче” дигән исемне акладыгыз.
Рәхмәт . Бүгенге дәрес истәлеге итеп, якташ шагыйрьләребезнең китапларын сезгә бүләк итәм.